ЛХР балалары өчен мәктәп кирәк-яракларын җыю “Бердәм Россия” партиясенең “Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит” акциясе кысаларында Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов инициативасы белән оештырылды. Яңа уку елы башына партиянең төбәк бүлеге активистлары ЛХР укытучылары өчен 2 мең рюкзак һәм 225 папка җыйдылар. Бу хакта партиянең матбугат хезмәте хәбәр итә.
Лисичанск һәм Рубежный укучыларына һәм укытучыларына ярдәм программасы Татарстан тарафыннан инде дүртенче ел гамәлгә ашырыла. Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы тәкъдим иткән барлык кирәкле канцеляр товарлары рюкзакларга һәм папкаларга тутырылган.
Чарада шулай ук “Бердәм Россия” төбәк башкарма комитеты җитәкчесе Марат Сәмигуллин, Дәүләт Советы депутаты Нәҗип Хәҗипов, Теләче җирле бүлекчәсе секретаре һәм Теләче районы башлыгы Айрат Фәтхуллин, Рубежный шәһәр округы башлыгы вазифаларын башкаручы Игорь Шмидт һәм Рубежный шәһәр округы советы рәисе Нелли Задирака катнашты.