15 августта Мәскәү педагогика дәүләт университетында (МПГУ) «Евразийская перемена» икенче Халыкара педагогика форумы эшли башлады. Чара тәҗрибә алмашу һәм белем бирү киңлеген формалаштыруга яңа алымнар эзләү өчен төрле илләрдән 200 педагогны, экспертларны һәм мәгариф өлкәсе вәкилләрен берләштерде.
Ачылу тантанасында РФ мәгариф министры урынбасары Владимир Желонкин, «Евразия» АНОның Координацион советы рәисе, Дәүләт Думасы депутаты Алена Аршинова, «Евразия» АНОның Попечительләр советы әгъзасы Илан Шор, Россотрудничество җитәкчесе урынбасары Павел Шевцов, МПГУ ректоры Алексей Лубков, М.Акмулла исемендәге Башкорт дәүләт педагогика университетының яшьләр сәясәте һәм халыкара элемтәләр буенча проректоры Радик Юлбаев, Педагогик хезмәткәрләрне яңадан әзерләү буенча республика институты (Кыргызстан Республикасы) директоры Алмаз Токтомамбетов катнашты.
Чарада катнашучыларны РФ Мәгариф министры Сергей Кравцов сәламләде.
Кыргызстан һәм Россия мәктәпләрендә заманча белем бирү стандартларын үткәрүче методистлар әзерләү программасына аерым игътибар бирелде.
Оештыручылар башкала мәгариф учреждениеләренә һәм Җиңү музеена экскурсияләр, шулай ук мәдәни чаралар әзерләгәннәр.
21 августта, форумның йомгаклау көнендә, «Осталар парады» узачак, анда катнашучылар мастер-класслар үткәрәчәк, үзләренең тренерлык мөмкинлекләрен күрсәтәчәкләр.