MAX мессенджерында «Татарстан Республикасы Дәүләт хезмәтләре» махсус чат-боты эшли башлады

2025 елның 15 августы, җомга

Аның ярдәмендә дәүләт учреждениеләренә бармыйча, дистанцион рәвештә кирәкле эшләрне( сервислар) башкарырга мөмкин.

Мәсәлән:

счетчиклар күрсәтмәләрен бирергә;

салымнар һәм дәүләт пошлинасын түләргә;

ТКХ һәм газ хезмәтләре өчен түләргә;

балалар бакчасы өчен түләргә;

ГАИ штрафларын тикшерергә һәм түләргә;

табибка язылырга.

Яңа сервистан файдалану өчен кулланучыларга MAX мессенджерын урнаштырырга һәм тиешле бота табарга кирәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International