Татарстан укучылары «Ледокол знаний» халыкара арктик экспедициясенә киттеләр

2025 елның 19 августы, сишәмбе

3 августта Мурманскидан «Росатом»ның «Ледокол знаний» VI халыкара арктик экспедициясе старт алды. Ул Россия атом сәнәгатенең 80 еллыгына һәм Россия тарафыннан Төньяк диңгез юлын үзләштерүнең 500 еллыгына багышланган, ул РФ Президенты Владимир Путин Указы белән гамәлгә ашырыла. Быел аңа 21 илдән 66 укучы кушылды, шул исәптән Бразилия, Боливия, Мисыр, Индонезия, Кытай, Төркия, Венгрия, Һиндстан һәм башка илләрдән.

Арктик экспедиция командасына Татарстанның өч укучысы керде: Казанның 146 нчы лицее укучылары Михаил Кузнецов һәм Данис Хаҗиәхмәтов, Казанның 187 нче лицее укучысы Әмир Насыйбуллин.

Ун көн эчендә катнашучылар Төньяк полюска кадәр барып җитәчәк һәм атом һәм космик технологияләр өлкәсендә халыкара экспертлар, галимнәр һәм фәнне популярлаштыручылар белән фәнни-агарту программасы узачак.

Экспедициягә Россиянең 34 шәһәреннән укучылар китте. Катнашучыларның күбесе математика, физика һәм инженерлык технологияләре белән мавыга.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International