Илсур Һадиуллин төбәк мәгариф министрларының Бөтенроссия киңәшмәсендә катнаша

2025 елның 18 августы, дүшәмбе

Бүген, 18 августта, Мәскәүдә региональ мәгариф министрларының Бөтенроссия киңәшмәсе уза. Киңәшмәдә Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин катнаша.

РФ субъектлары дәүләт хакимиятенең социаль сорауларны кураторлаучы югары башкарма органнары җитәкчеләре урынбасарлары, мәгариф өлкәсендә дәүләт идарәсен гамәлгә ашыручы РФ субъектларының башкарма органнары җитәкчеләре, Россия Мәгариф министрлыгы карамагындагы югары белем бирү оешмалары җитәкчеләре, Россия Мәгариф һәм фән министрлыгы буйсынуындагы оешмалар җитәкчеләре 2025 елда тәрбия эше һәм мәгариф сәясәте приоритетлары, яңа, 2025/26 уку елына бурычлар, “Хезмәт җитештерүчәнлеге” федераль проектын үстерү һәм гамәлгә ашыру актуаль мәсьәләләре, һөнәри юнәлешнең бердәм моделе үзенчәлекләре турында фикер алышачаклар.

РФ субъектлары дәүләт хакимиятенең социаль мәсьәләләрен кураторлаучы югары башкарма органнары җитәкчеләре урынбасарлары, мәгариф өлкәсендә дәүләт идарәсен гамәлгә ашыручы РФ субъектларының башкарма органнары җитәкчеләре, Россия Мәгариф министрлыгы карамагындагы югары белем бирү оешмалары җитәкчеләре, Россия Мәгариф һәм фән министрлыгы буйсынуындагы оешмалар җитәкчеләре 2025 елда тәрбия эше һәм мәгариф сәясәте приоритетлары, яңа, 2025/26 уку елына бурычлар, “Хезмәт җитештерүчәнлеге” федераль проектын үстерү һәм гамәлгә ашыру актуаль мәсьәләләре, мәктәптә һөнәри юнәлешнең бердәм моделе үзенчәлекләре һәм башка темалар турында фикер алышачаклар.

Моннан тыш, чарада Россия Мәгариф министрлыгы карамагындагы РФ субъектларының башкарма органнарының аерым җитәкчеләрен бүләкләү булды. Мәгариф һәм фән министрлыгының Мактау грамотасы белән күпьеллык намуслы хезмәте һәм мәгариф өлкәсендә зур казанышлары өчен ТР мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин да бүләкләнде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International