Татарстан Республикасы укучылары һөнәрләр турында Россиянең башка төбәкләрендәге яшьтәшләренә караганда күбрәк беләләр. «Яшьләр һәм балалар» илкүләм проектының бер өлеше булган «Киләчәккә билет» профориентациясенең бердәм моделе проекты тарафыннан үткәрелгән тикшеренү нәтиҗәләре шундый.
Мәктәпне тәмамлаучылар инициативасын гамәлгә ашыру барышында ел дәвамында укучыларның һөнәр сайлауга әзерлек дәрәҗәсен бәяли торган диагностика үткәрелде.
Тест процессында укучының һөнәр дөньясы турында хәбәрдарлык дәрәҗәсе бәяләнде.