Татарстан кадетларын Суворов исемендәге хәрби-спорт фестиваленә кушылырга чакыралар

2025 елның 19 августы, сишәмбе

2025 елның 25 сентябреннән 30 сентябренә кадәр Мәскәүдә А. В. Суворов исемендәге V Бөтенроссия хәрби-спорт фестивале узачак. Анда Татарстан кадетлары да катнаша ала, дип билгеләп үтә чараны оештыручылар.

Форум махсус хәрби операция сугышчыларына, Ватанны саклаучылар елына, Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгына багышланачак. Анда Суворов һәм Нахимов училищеларында, кадет сыйныфларында, «Юнармия», казак җәмгыятьләрендә һәм бөтен Россиядән патриотик берләшмәләрдә тәрбияләнүче 3000-3500 кеше катнашачак.

Ярышлар җиде дисциплина буенча булачак. Бу баскетбол, волейбол, спорт ориентлашуы, полиатлон, җиңел атлетика һәм футбол.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International