Татарстан делегациясе Бөтенроссия педагогик съездда катнаша

2025 елның 19 августы, сишәмбе

19 августта «Россия» милли үзәгендә Бөтенроссия педагогик съезд уза, анда бөтен илдән педагоглар бергәлеге, фән һәм бизнесның 1300 вәкиле катнаша. Бу һөнәри осталык конкурсларында җиңүче укытучылар, тәрбия буенча директор киңәшчеләре, Бөтенроссия эксперт педагогика советы әгъзалары, югары уку йортлары ректорлары, мәктәпкәчә һәм урта һөнәри белем бирү системасы хезмәткәрләре.

Татарстан Республикасы делегациясе составында - ТР Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева, ТР мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин, Гомумроссия мәгариф һөнәр берлеге Татарстан республика оешмасы рәисе Ирина Проценко, Казан шәһәренең 108 нче мәктәбе директоры Радик Хәбиров, Казан шәһәренең Яңа Савин районы 346 нчы балалар бакчасы тәрбиячесе Эльвира Солтанова, Республика мәктәптән тыш эш үзәге директоры Александр Жаринов, кече бизнес һәм эшкуарлык көллияте директоры Ольга Силантьева, ТР Мәгариф үсеше институты директоры Людмила Ногманова бар.

Педагогик съездда мәгариф көн тәртибендәге актуаль мәсьәләләр турында фикер алышачаклар. Катнашучылар шулай ук мәгариф системасы казанышлары күргәзмәсе белән таныша алачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International