Татарстан Лисичанск һәм Рубежный укучыларына 6 меңнән артык рюкзак җибәрде

2025 елның 20 августы, чәршәмбе

Дүртенче ел Татарстан Лисичанск һәм Рубежный укучыларын һәм укытучыларын яклау программасын гамәлгә ашыра. Бу вакыт эчендә мәктәп укучылары өчен барлыгы 6620 рюкзак җибәрелде. Бу хакта бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Фәнил Әһлиуллин Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасында узган киңәшмәдә хәбәр итте.

Әһлиуллин искә төшергәнчә, 2022 елның сентябрендә Татарстан Лисичанск, ә 2023 елның маенда Рубежный белән хезмәттәшлек турында килешүгә кул куйган. Безнең республика 2022-2023 елларда медицина һәм мәгариф учреждениеләрен торгызу буенча масштаблы эшләрдә актив катнашты. Беренчеләрдән - шәһәр хастаханәсен һәм Лисичанскның өч мәктәбе торгызылды. Ике шәһәрдә дә  ике күпфункцияле үзәк ремонтланган.

Шефлыкка алынган  шәһәрләрдә авария бригадалары эшли - алар су белән тәэмин итү, су бүлеп бирү һәм торак йортларны ремонтлау буенча 1,5 меңнән артык эш башкарганнар.

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International