2025 елда һәр теләгән кеше "Чәчәкләр урынына балалар" акциясендә катнаша алачак

2025 елның 20 августы, чәршәмбе

Акцияне 2014 елда Мәскәү лицейларының берсендә укытучы тәкъдим иткән иде. Ул үз укучыларына озак та тормыйча шиңәчәк дистәләгән чәчәк букетлары сатып алу урынына акчаны хәйрия фондларына күчерергә тәкъдим итте һәм хезмәттәшләрен бу идеяне хупларга чакырды.

"Вера" хосписларга ярдәм фонды һәм «Дом с маяком» балалар хосписы 11 нче тапкыр "Чәчәкләр урынына балалар" акциясен уздырдылар, аның  ярдәмендә авыру балалары булган 11 меңнән артык гаилә ярдәм алган. 2024 елда акциягә 1 248 торак пункттан мәктәпләр кушылды, ә гомуми җыем 96 миллион сумнан артык тәшкил иткән - бу акция  үткән вакыт эчендә рекорд.

Укытучылар билгеләп үткәнчә, мондый инициативалар укучыларга әйләнә-тирәдәгеләргә яңача карарга, бигрәк тә "үзенчәлекле " күренгән кешеләрне рәнҗетмәскә,  игътибар кирәк  кешеләрне күрергә ярдәм итә.

Акция турында тулырак мәгълүмат белән сайтта танышырга мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International