"Доброшкола" Лаеш мәктәп-интернаты командасы "Вызов Первых" бөтенроссия проекты финалында катнашты

2025 елның 20 августы, чәршәмбе

Красноярск шәһәрендә  14-18 август көннәрендә "Вызов Первых" бөтенроссия проекты финалы узды. Иң көчлеләр исеме өчен Россиянең 44 төбәгеннән «Движения Первых» ның 1 000 катнашучысы көрәште.

«Доброшкола» Лаеш мәктәп-интернаты командасы нозология буенча махсус форматта катнашты. Мәҗбүри дисциплиналар: гәүдәне яткан урыннан күтәрү, урыннан озынлыкка сикерү, утырган урыныннан алга авышу, каршылыклар полосасы.

Кызлар малайлардан гына торган командалар белән ярыштылар һәм бик яхшы нәтиҗәләр күрсәттеләр.

Ярышлар өч көн Себер федераль университеты территориясендә барды. Катнашучыларга Олимпия чемпионнары Никита Нагорный, Давит Чакветадзе һ.б. мастер-классларга бару мөмкинлеге булды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International