Татарстаннан Калугада уза торган «Профессионаллар» финалында 35 кеше катнашачак

2025 елның 21 августы, пәнҗешәмбе

Калугада Һөнәри осталык буенча «Профессионаллар» чемпионаты финалы 25 августтан 30 августка кадәр узачак. Аны уздыру урыны - һөнәри белем бирүнең федераль технопаркы.

Ярышлар 24 компетенциядә булачак, шуларның 22се төп яшь категориясендә һәм 2се - юниорларда. Татарстан Республикасы төп категориянең 14 компетенциясе буенча һәм берәр  юниорларда катнашачагын белдерде. Төбәк җыелма командасы составында 35 кеше чыгыш ясаячак: 15 конкурсант, 15 эксперт-остаз һәм 5 озатучы.

Чемпионат тарихында беренче тапкыр йомгаклар шәхси зачет буенча гына түгел, команда зачеты буенча да ясалачак.

"Профессионаллар"ның киләсе финалы 29 ноябрьдән 4 декабрьгә кадәр Санкт-Петербургта узачак , анда катнашучылар 30 компетенция буенча осталык күрсәтәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International