Башлангыч мәктәп профориентациясе курсы дәресләренең 50%ына кадәр өлешен төбәк компоненты алачак

2025 елның 21 августы, пәнҗешәмбе

Башлангыч мәктәп профориентациясенең төп яңалыгы - төбәк компонентын кертү һәм укучыларны РФнең конкрет субъектында ихтыяҗ булган һөнәрләргә юнәлтү. Бу хакта мәктәп вәкилләренә 1 сентябрь алдыннан илнең барлык төбәкләрендә ел саен уздырыла торган традицион «август» педагогик киңәшмәләрендә хәбәр ителәчәк. Быел очрашуларның үзәк темаларының берсе профориентациянең бердәм моделен һәм "Киләчәккә билет" проектын гамәлгә ашыру.

Сынау тәртибендә региональ компанентны кертү киләсе уку елының мөһим үзенчәлеге булачак.

Һәр Россия төбәгендә өстенлекле һөнәрләр исемлекләре төзелгән. Алар буенча реаль сектор предприятиеләрендә, шулай ук профильле мәгариф оешмаларында профпробалар, экскурсияләр һәм мастер-класслар үткәреләчәк. Региональ дәрәҗәдәге төп бурычлар булып икътисадны, хезмәт базарын һәм кадрлар ихтыяҗларын исәпкә алып (шул исәптән фаразлана торган) профориентациянең бердәм моделен гамәлгә ашыруны тәэмин итү билгеләнгән.

Уку елы башланганчы «август киңәшмәләре» Россиянең барлык 89 төбәгендә узачак. Кайбер субъектларда профориентациягә яңа алымнар турында "Киләчәккә билет" проекты вәкилләре сөйләячәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International