«Гвардеец-2025» Идел буе федераль округының яшьармиячеләр җыеннарының спорт ярышларында катнашучылар бүләкләнде

2025 елның 21 августы, пәнҗешәмбе

2025 елның 20 августында Пенза артиллерия инженерлык институты плацында «Гвардеец-2025» Идел буе федераль округының яшьармиячеләр җыеннары ярышларында катнашучыларны бүләкләү тантанасы булды.

Быел җыеннар халыкара дәрәҗәгә чыкты. Аларда беренче тапкыр Беларусь Республикасының Брест өлкәсе командасы катнаша. Шулай ук ДХР, ЛНР һәм Запорожье  өлкәсе вәкилләре дә килгән.

Спорт ярышларында җиңүчеләрне бүләкләүдә РФ Президентының Идел буе федераль округындагы вәкаләтле вәкиле урынбасары, “Геройлар вакыты” федераль кадрлар проекты катнашучысы Александр Тихонов, Пенза өлкәсе губернаторы Олег Мельниченко һәм Дәүләт Думасы депутаты Дмитрий Каденков катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International