7 июльдән Россия Мәгариф һәм фән министрлыгының укытучылар сайлау буенча үткәрелгән кайнар линиясенә мәктәпләрдән 1 295 гариза, һөнәрләренә кире кайтырга теләгән укытучылардан 158 гариза кергән.
Хәзерге вакытта мәктәпләрдән кергән гаризалар белән эшләү кысаларында 204 студент һәм чыгарылыш сыйныф укучысы эшкә урнаштырылган яки әңгәмәләр уза. Мөрәҗәгатьләр белән эш дәвам итә, 21 укытучы белән хезмәт килешүләре төзелә.
Иң кирәкле белгечләр бишлегенә математика, рус теле һәм әдәбияты, чит телләр, башлангыч сыйныфлар һәм физика укытучылары кергән
Исегезгә төшерәбез, кайнар линия эш көннәрендә 9:00 дән 18:00 гә кадәр эшли. Сораулар белән 8 (800) 200-91-85 телефоны аша яисә pedagog@edu.gov.ru электрон почтасы аша мөрәҗәгать итәргә мөмкин.