Татарстан командасы Юнармия җыеннарында АК-74 сүтеп-җыю ярышларында җиңде

2025 елның 21 августы, пәнҗешәмбе

Исегезгә төшерәбез,Татарстанның 9 гомуми белем бирү учреждениесеннән составында 20 укучы булган  команда: «Советлар Союзы Герое Г.Сафиуллин исемендәге Идел буе федераль округының Татарстан кадет корпусы», «Генерал-майор В.Хапаев исемендәге Тәтеш кадет интернат-мәктәбе», «П.А. Карпов исемендәге Болгар кадет интернат-мәктәбе»  һәм башка Татарстан  кадет мәктәпләре, АК-74 автоматын сүтеп җыю ярышларында җиңү яулады.

2025 елның 21 августында Пензада "Гвардеец" Идел буе федераль округының яшь хәрби-патриотик җыеннарын ябу тантанасы булды. Чарада РФ Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле урынбасары Александр Тихонов, Пенза өлкәсе губернаторы Олег Мельниченко, Регламент буенча комиссия рәисе урынбасары Дмитрий Каденков, Россия Федерациясе Дәүләт Думасы эшчәнлеген тәэмин итү һәм хәрби-патриотик эш идарәсе башлыгы урынбасары Александр Мищенко, «ЮНАРМИЯ» Бөтенроссия балалар-яшүсмерләр хәрби-патриотик иҗтимагый хәрәкәтенең Баш штабы башлыгы, Россия Федерациясе Герое Владислав Головин катнашты.

Җыеннарны япканда гвардиячеләр тантаналы рәвештә яшь армияче анты бирделәр һәм яшь армиячеләр хәрәкәте сафына керделәр. Антны "ЮНАРМИЯ" Бөтенроссия балалар-яшүсмерләр хәрби-патриотик хәрәкәтенең Баш штабы башлыгы, Россия Федерациясе Герое Владислав Головин кабул итте, ул гвардиячеләрне бу мөһим һәм җаваплы вакыйга белән котлады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International