Татарстанда мәгариф һәм фән хезмәткәрләренең республика август киңәшмәсенең пленар утырышы ачылды.
Киңәшмә Иннополиста уза. Киңәшмәне Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов алып барды.
Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының «ВКонтакте» социаль челтәрендәге рәсми берләшмәсендә пленар утырышның онлайн трансляциясе оештырылды.
Чара Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы дәүләт гимннары белән ачылды.
Киңәшмәдә катнашучыларга Россия Федерациясе мәгариф министры Сергей Кравцовның видеосәламләве тәкъдим ителде.
Төп доклад белән Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин чыгыш ясады.