Татарстанда мәктәп чатларын Max мессенджерына күчерү 1 сентябрьдән башланачак

2025 елның 22 августы, җомга

Татарстан Республикасында 1 сентябрьдән мәктәп чатларын Max мессенджеры платформасына күчерү башлана. Ил Президенты Владимир Путин Россиядә күпфункцияле милли сервис булдыру турындагы документка июнь аенда кул куйган. Әлеге өлкәдәге яңалыклар белән ТР Мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин Мәгариф һәм фән хезмәткәрләренең республика август киңәшмәсенең пленар утырышында уртаклашты.

«Татарстан мәктәп чатларын Max мессенджерына күчерү буенча 6 сынау һәм тәҗрибә төбәге арасына керде. Яңа платформага күчү вакыты 1 сентябрьдән башлана. Моңа кадәр безгә аңа мәгариф белән идарә итү органнарын һәм мәгариф оешмалары коллективларын кушарга кирәк. Муниципалитетлардан бу эшне контрольгә алуларын сорыйм. Хәзерге вакытта шулай ук «ТР Электрон мәгариф» системасына һөнәри белем бирү оешмалары өчен функционалны кертү буенча да эш алып барыла», – дип белдерде Илсур Һадиуллин.

Татарстан 13 сентябрьгә кадәр «Сферум»нан Max платформасына күчәргә тиешле беренче чираттагы төбәкләр сафында. Иикенче чираттагы төбәкләр – агымдагы елның 15 октябренә хәтле.

Беренче чираттагы төбәкләр исәбендә Татарстан белән бергә Владимир өлкәсе, Алтай Республикасы, Марий Эл Республикасы, Тверь өлкәсе һәм Ханты-Манси автономияле округы да бар.

Август киңәшмәсендә ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы башлыгы шәхси мәгариф учреждениеләре эшенә игътибар юнәлтте. Андыйлар Татарстанда 60. Шуларның 45 е былтыр Татарстан бюджетыннан субсидия алган. Әмма кайбер шәхси мәктәпләр субсидияләр өчен укучылар санын арттырып күрсәткән.

Аннары министр республикада БДИның уртача баллы турында сөйләде. Барлык фәннәр буенча республика уртача баллы гомумроссия күрсәткечләреннән артып китә. Химия һәм әдәбият кебек фәннәр уңай динамикага ия, дип ачыклык кертте Илсур Һадиуллин.

2027 елга кадәр Татарстанның 879 мәктәбе яңа хезмәт кабинетлары һәм Ватан иминлеге нигезләре буенча кабинетлар белән җиһазландырылачак. Әлеге максатларга республиканың берләштерелгән бюджетыннан 285 млн сум акча тотылачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International