Татарстанда 2024 елда мәгариф системасында илкүләм проектларны гамәлгә ашыруның алты еллык циклын төгәлләделәр. Агымдагы елда мәгариф системасы белән турыдан-туры бәйләнгән өч яңа проект - «Яшьләр һәм балалар», «Гаилә», «Кадрлар» буенча эш башланды. Бу хакта укытучыларның август киңәшмәсендә Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов әйтте.
Исегезгә төшерәбез, киңәшмә быел Иннополиста узды һәм заманча мәгарифнең кыйммәтле юнәлешләре темасына багышланган иде. Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының «ВКонтакте» социаль челтәрендәге рәсми берләшмәсендә пленар утырышның онлайн трансляциясен карарга мөмкин булды.
Рөстәм Миңнеханов киңәшмә барышында берничә йөкләмә бирде. Мәсәлән, ул Росстат мәгълүматларына таянып, төбәктә мәктәпкәчә яшьтәге балалар саны кимүе турында хәбәр итте. Бу шартларда Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгына, ЦЭСИга һәм Татарстан муниципаль районнары администрацияләре башлыкларына киләчәктә мәгариф учреждениеләренә (мәктәпләргә һәм балалар бакчаларына) ихтыяҗга җентекле анализ ясарга кирәк. Киләчәктә бу, демографик фаразны исәпкә алып, төзелеш һәм капиталь ремонт буенча нигезле программалар формалаштыру мөмкинлеге бирәчәк.
Рөстәм Миңнеханов фикеренчә, урта һөнәри белемнең сыйфатына һәм һәркем файдалана алырлык булуына аерым игътибар бирергә кирәк, чөнки кадрлар белән тәэмин итү өстенлекле бурыч булып кала. Бу уңайдан укытуның һәм яңадан укытуның кыска программаларын үстерү мөһим.
Аннары Рөстәм Миңнеханов миграция һәм чит ил гражданнарына, бигрәк тә бүген республика мәктәпләрендә белем алучы балаларга тукталды.
Ул шулай ук билгеләп үткәнчә, мөһим мәсьәлә - куркынычсызлык мәсьәләсе. Мәгариф оешмасының җитәкчесе һәм педагогик коллективы һәр баланың тормышы һәм иминлеге өчен шәхсән җаваплы, дип белдерде Рөстәм Миңнеханов.
Ул мөһим һәм әһәмиятле дип билгеләгән тагын берсе - Татарстан Республикасы укытучысының имиджы.
Киңәшмәдә шулай ук социаль ятимлек проблемасы турында да сөйләштеләр, бу әти-әниләре исән килеш балаларның гаилә игьтибарыннан читтә калуы. Бу тема актуаль.
Киңәшмә азагында ТР Рәисе укытучыларга Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы дәүләт бүләкләрен тапшырды. Белем бирү учреждениеләренә мәктәп автобуслары алу өчен (62 мәктәп автобусы) сертификатлар тапшырылды.