ТР Рәисе физика һәм математика укытуның иң яхшы методик мәгълүматлар тупланган банкын булдырырга кушты

2025 елның 22 августы, җомга

ТР Рәисе Рөстәм Миңнеханов иң яхшы тәҗрибәләр тупланган белешмәләр банкын һәм физик-математик цикл предметларын укытуның иң нәтиҗәле методикаларын булдыруны йөкләде. Бу хакта республика җитәкчесе мәгариф һәм фән хезмәткәрләренең республика август киңәшмәсенең пленар утырышында белдерде.

Республика лидеры шулай ук бу процесска педагогларны, укытучыларны һәм ата-аналарны җәлеп итәргә киңәш итте. Аның фикеренчә, кире элемтә әлеге проектны камилләштерүдә зур роль уйнаячак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International