Татарстанда субсидияләрне арттыру өчен укучылар санын ясалма арттырган шәхси мәктәпләр ачыкланган. Бу хакта мәгариф һәм фән хезмәткәрләренең республика август киңәшмәсенең пленар утырышында ТР мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин хәбәр итте.
«Республикада гомуми белем бирү өлкәсендә 60 тан артык хосусый мәгариф учреждениесе эшли. Узган ел аларның 45 е ТР бюджетыннан субсидияләр рәвешендә ярдәм алган. Әмма алар арасында намуссыз оешмалар да барлыгы билгеле булды», - диде Мәгариф һәм фән министрлыгы башлыгы.