Татарстанда 900 гә якын мәктәпне яңа хезмәт һәм Ватанны саклау һәм куркынычсызлык нигезләре кабинетлары белән җиһазландырачаклар

2025 елның 22 августы, җомга

Татарстанда 2027 елга кадәр 900 мәктәпне "Хезмәт " һәм " Ватанны саклау һәм куркынычсызлык нигезләре" кабинетлары белән җиһазландырачаклар. Моңа 285 млн сум акча бүленә. Бу хакта мәгариф һәм фән хезмәткәрләренең республика август киңәшмәсенең пленар утырышында ТР мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин хәбәр итте.

Мәктәпләрне яңа кабинетлар белән җиһазландыруга федераль бюджеттан 104 млн сум һәм республика бюджетыннан 181 млн сум акча бүленәчәк.

Моннан тыш, Һадиуллин сүзләренчә, киләсе елдан башлап, рәсем сәнгате, музыка һәм физика кабинетларын яңадан җиһазландыру буенча өч еллык программа эшли башлаячак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International