Татарстанда педагогик хезмәткәрләргә ярдәм итү чараларын арттырачаклар

2025 елның 22 августы, җомга

ТР Рәисе Рөстәм Миңнеханов педагогик хезмәткәрләр өчен ярдәм чараларын арттыру турында карар кабул итте. Бу хакта Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин мәгариф һәм фән хезмәткәрләренең республика август киңәшмәсенең пленар утырышында хәбәр итте.

«Яшь белгечләргә өстәмәләр 2,5 мең сумнан 10 мең сумга кадәр арттырылачак. Техникум һәм көллиятләр, өстәмә белем бирү учреждениеләре һәм балалар бакчалары тәрбиячеләре өчен яңа грантлар барлыкка киләчәк», - диде Мәгариф һәм фән министрлыгы башлыгы.

Һадиуллин билгеләп үткәнчә, шулай ук «Безнең яңа укытучы» республика грантын дәгъвачылар саны - 500 гә кадәр артачак.

Шулай ук республика укытучыларына ярдәм итүнең башка чаралары да күздә тотыла, аның өчен барлыгы 1 млрд. сум каралган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International