Арча педагогика көллияте «Яшьләр һәм балалар» илкүләм проектының «Профессионалитет» федераль проекты кысаларында 1,5 миллион сумлык 13 өстәл моноблогы сатып алачак. Татарстан Республикасы Дәүләт сатып алулар комитеты шул хактагы мәгълүматны бастырып чыгарды.
Җиһаз урта һөнәри белем бирүнең мәгариф кластерын булдыру өчен кулланылачак. Тәэмин итүчеләрдән гаризалар 29 августка кадәр кабул ителә.
Элегрәк көллият илкүләм проект кысаларында 30 миллион сумлык җиһазлар сатып алган иде инде. Сатып алынган товарлар һәм хезмәтләр арасында ноутбуклар, интерактив панельләр һәм трибуналар, программа тәэминаты булган тавыш бирү системалары, уен өстәлләре һәм конструкторлар, лаборатория җиһазлары, презентацияләр һәм онлайн-вебинарлар өчен студияләр, скалодром өчен җиһазлар, мобиль компьютер сыйныфы өчен кору системасы булган саклагыч-арбалар, шулай ук бүлмәләрне агымдагы ремонтлау эшләре бар.