ТР Рәисе Рөстәм Миңнеханов мигрантларның балалары өчен рус телен өйрәнү курсларын оештырырга кушты. Бу хакта республика җитәкчесе Иннополиста мәгариф һәм фән хезмәткәрләренең республика август киңәшмәсенең пленар утырышында белдерде.
Аның сүзләренә караганда, хәзер Татарстанда 3,1 меңнән артык мәктәп укучысы - мигрантлар балалары, шулай ук 22,4 меңнән артык чит ил студенты белем ала.
Быелдан башлап чит ил балаларын мәктәпкә кабул итүнең яңа кагыйдәләре үз көченә керде. Хәзер кергәндә аларның Россия территориясендә булуын законлаштырырга һәм рус телен белүгә тест үтәргә кирәк, дип искәртте ТР мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин.
"Кабул итү кампаниясенең дүрт аенда 173 бала арасыннан 151 тест уңышлы узды. Аңа әзерлек өчен рус теле буенча интенсив курслар оештырылды. Бу эш дәвам итәчәк», - диде ул.