Миңнеханов районнар башлыкларыннан мәктәпләргә укытучыларны җәлеп итү чараларын эшләргә кушты

2025 елның 25 августы, дүшәмбе

ТР Рәисе Рөстәм Миңнеханов районнар башлыкларына мәктәпләргә укытучыларны җәлеп итү чараларын эшләргә кушты. Бу хакта республика җитәкчесе Иннополиста мәгариф һәм фән хезмәткәрләренең республика август киңәшмәсенең пленар утырышында белдерде.

Миңнеханов сүзләренчә, укытучыларны Россиянең башка төбәкләреннән эшләргә чакырырга була, моның өчен аларга шартлар тудырырга кирәк. Шуңа бәйле рәвештә ул социаль ипотека программасы буенча укытучылар өчен квоталарны карарга тәкъдим итте.

"Әгәр безнең мәктәпләрдә укытучылар булмаса, сыйфатлы белем дә булмаячак. Шуңа күрә вәзгыятьне максатчан җыю өлешендә анализларга кирәк. Без һәр территорияне аерым карарбыз. Бу бит сезнең эшегез, районнар башлыклары, сез үз территориягездә балаларга сыйфатлы белем бирүне тәэмин итәргә тиеш», - дип ассызыклады ТР Рәисе.

Ул шулай ук муниципалитетлар җитәкчеләренә өч ай эчендә  анализ ясарга һәм тиешле хисап әзерләргә кушты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International