25 августтан 7 сентябрьгә кадәр Татарстанда яңа уку елы башлануга багышланган “Игътибар - балалар!” дигән профилактик чара уза.
Республика автоинспекторлары мәктәп һәм балалар бакчалары янындагы урам-юл челтәре торышын тикшерәчәк. Мәктәп автобусларының техник торышына аерым игътибар биреләчәк.
Моннан тыш, 1 сентябрьдән ГАИ хезмәткәрләре мәгариф учреждениеләре тирәсендә рейдлар үткәрәчәк.