Казанда 19 нчы «Дети рисуют страну» конкурсында җиңүчеләрне бүләкләделәр

2025 елның 25 августы, дүшәмбе

23 августта "Бердәм Россия" Татарстан төбәк бүлегенең штаб-фатирында «Дети рисуют страну» 19 нчы республика телевизион конкурсында җиңүчеләрне бүләкләделәр. Конкурс “Бердәм Россия” партиясе проекты кысаларында уздырыла. Аны оештыручылар - "Татарстан" ДТРК һәм Татарстан төбәк бүлеге ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы, ТР буенча Эчке эшләр министрлыгының Дәүләт автоинспекциясе.

2025 елда жюри бөтен республикадан килгән 350 дән артык эшне карады. Катнашучы балаларга өч темага рәсемнәр әзерләргә тәкъдим ителде: «Без - имин юллар өчен», «Россия Федерациясендә Ватанны саклаучылар елы», «Татарстан Республикасында Ватанны саклаучылар елы».

Бүләкләү тантанасында «ЕР» ТРО секретаре, Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, «Юл хәрәкәте иминлеге» ДБУ директоры Рифкать Миңнеханов, ТР буенча Эчке эшләр министрлыгының Дәүләт автоинспекциясе идарәсе башлыгы вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Дамир Бикмөхәммәтов, «Зарница» берләшмәсе генераль директоры Артур Абдулҗанов, ТР Дәүләт Советы депутаты, «Бердәм Россия» партиясе әгъзасы Валентина Липужина, «Татарстан» ДТРКның «Парламент хәбәрләре» программасы җитәкчесе Дмитрий Второв катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International