Торак һәм ярдәм чаралары: Миңнеханов укытучылар кытлыгы мәсьәләсен хәл итәргә тәкъдим итте

2025 елның 25 августы, дүшәмбе

Татарстанда быел яңа мәктәпләр һәм балалар бакчалары төзиячәкләр. Ә укытучылар кытлыгы проблемасын хәл итү өчен укытучыларга ярдәм чараларын арттырачаклар. МХО ветераннарын эшкә урнаштыруга аерым игътибар биреләчәк. Бу хакта бүген Иннополиста мәгариф һәм фән хезмәткәрләренең республика август киңәшмәсендә сөйләделәр.

Киңәшмә гадәттәгечә Россия мәгариф министры Сергей Кравцовның август педагогия киңәшмәләрендә катнашучыларга видеомөрәҗәгате белән ачылды. Ул укытучыларга хезмәтләре өчен рәхмәт сүзләре белән башлады.

Кравцов хәбәр иткәнчә, Россиядә капиталь ремонт һәм яңа мәктәпләр төзүдән тыш, балалар бакчалары һәм көллиятләр яңартылачак.

Әмма Татарстанда укытучыларга кытлык проблемасы актуаль булып кала бирә. Узган уку елы башына мәктәп укытучыларына һәм балалар бакчалары тәрбиячеләренә ихтыяҗ 3,5 мең кешедән артып китте, дип хәбәр итте ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы башлыгы.

Иң күп укытучылар Казанда һәм Чаллыда, Биектау, Лаеш һәм Әлмәт районнарында җитми.

Татарстанда педагогларга ярдәм итүнең республика чаралары эшли, әмма кадрлар кытлыгы мәсьәләсен тулысынча хәл итү өчен алар җитәрлек түгел, дип белдерде Һадиуллин.

Шуңа бәйле рәвештә, аның сүзләренчә, ТР Рәисе  Рөстәм Миңнеханов педагогик хезмәткәрләр өчен ярдәм чараларын арттыру турында карар кабул итте.

Россиянең башка төбәкләреннән педагогларны мәктәпләргә эшкә килү өчен шартлар тудырырга кирәк, дип шәрехләде Рөстәм Миңнеханов укытучыларга кытлык ситуациясен.

Ул социаль ипотека программасы буенча укытучылар өчен торак буенча билгеле бер квоталарны карарга тәкъдим итте.

Утырышка йомгак ясап, Рәис Мәгариф һәм фән министрлыгына һәм район башлыкларына якындагы 10 елга мәктәпләргә һәм балалар бакчаларына ихтыяҗ анализын үткәрергә кушты.

Ул шулай ук урта һөнәри белем бирү сыйфатына һәм аның һәркем укый алырлык булуына аерым игътибар бирергә кушты. "Кадрлар белән тәэмин итү өстенлекле бурыч булып кала. Безнең индустриаль партнерларыбыз бу юнәлештә безнең белән бергә эшләргә тиеш», - диде ул.

ТР Рәисе  шулай ук мәгариф учреждениеләрендә куркынычсызлыкка игътибар итәргә, шул исәптән террорчылыкка каршы күп функцияле техник чараларны гамәлгә кертергә кушты. «Уяулыкны арттырырга, заман таләпләренә оператив җавап бирергә әзер булырга кирәк. Вакытлар тыныч түгел, без әзер булырга тиеш ", - дип билгеләде ул.

Миңнеханов фикеренчә, шулай ук укытучы һөнәрен популярлаштырырга, аның уңай образын тудырырга кирәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International