Татарстанда «Яшьләр һәм балалар» илкүләм проектының «Профессионалитет» федераль проектының ике яңа белем-җитештерү кластерын тантаналы ачу булды. 1 сентябрьдә Сарман аграр һәм Арча педагогика көллияте базасында яңа кластерлар ачылды.
Г.Тукай исемендәге Арча педагогика көллияте базасында «педагогика» тармагы буенча Татарстанда беренче «ПРОФпед» белем бирү кластеры ачылды. Сарман аграр көллияте «Авыл хуҗалыгы» тармагы өчен белем бирү-җитештерү кластеры үзәгенә әверелде. Грант нигезендә федераль бюджеттан субсидия рәвешендә 155 миллион 500 мең сум акча бүленгән. Кластерның тантаналы ачылышында Сарман районы башлыгы Фәрит Хөснуллин, Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының урта һөнәри белемне үстерү бүлеге башлыгы Любовь Митрофанова, Сарман районы башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Индира Сәхипова һ.б.лар катнашты.