Беренче сыйныф укучыларын "Дәүләт хезмәте" аша мәктәпкә яздыру буенча Татарстан лидерлар рәтенә керде

2025 елның 11 сентябре, пәнҗешәмбе

Татарстанлылар балаларны беренче сыйныфка яздыру өчен “Дәүләт хезмәте” порталыннан актив файдаланган. Төбәк  2025 елгы кабул итү кампаниясе кысаларында бирелгән гаризалар саны буенча лидерлар рәтенә керде.

Россиядә 2025 елда беренче сыйныфка керү өчен  ата-аналар 1,1 миллионнан артык гариза биргән - бу үткән ел белән чагыштырганда 13 процентка күбрәк. Мондый мәгълүматларны РФ цифрлы үсеш министрлыгы тәкъдим итте.

Ведомствода "Дәүләт хезмәте" аша ата-аналар илнең барлык беренче сыйныф укучыларының өчтән икесен яздырган диделәр.

 

 "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгы материаллары буенча

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International