Татарстан Республикасы халыкны эш белән тәэмин итү үзәге 14 яшьтән 18 яшькә кадәр булган балигъ булмаган балаларны җәйге каникул һәм укудан буш булган чорда вакытлыча эшкә урнаштыру эшен дәвам итә. ТР Хезмәт министрлыгы мәгълүматлары буенча, 31 августка 11 567 яшүсмер эшле булган.
РФ Хезмәт кодексы нигезендә эш бирүчеләр яшүсмерләргә МРОТ тан түбән булмаган хезмәт хакы түлиләр. Мәшгульлек үзәге аша эшкә урнаштырылган балигъ булмаган балалар өстәмә рәвештә финанс ярдәме алалар – бу һәр эшләгән ай өчен 2 650 сум. Яшүсмерләрне хезмәт белән тәэмин итү "Кадрлар" илкүләм проекты тарафыннан хупланган "ТР халкын эш белән тәэмин итүгә ярдәм" дәүләт программасы кысаларында гамәлгә ашырыла.