«ГосТех» платформасында опека һәм попечительлек органнарының нәтиҗәле эше өчен сервис булдырылачак

2025 елның 11 сентябре, пәнҗешәмбе

Ул балигъ булмаган һәм балигъ булган гражданнарга карата опека һәм попечительлек өлкәсендә, ата-ана тәрбиясеннән мәхрүм калган балалар турында модернизацияләнгән дәүләт банкы эшчәнлеген исәпкә алып, «Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр (сервислар) күрсәтүнең бердәм системасы» федераль дәүләт мәгълүмат системасында «ГосТех» Россия Федерациясенең бердәм цифрлы платформасында сервис булдыруны күздә тота.

Шулай ук, комплекслы чишелеш, стандартлаштыру һәм оптимальләштерү хисабына опека һәм попечительлек органнары эшенең нәтиҗәлелеген арттырачак.  Документ Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 2025 елның 16 маендагы 1217-р номерлы күрсәтмәсе белән расланган.

РФ Мәгариф министрлыгы матбугат хезмәте материаллары буенча

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International