Бөек Новгородта Югары технологияләр чемпионатының финалы узачак

2025 елның 11 сентябре, пәнҗешәмбе

2025 елның 17-21 сентябрендә Бөек Новгородта Югары технологияләр чемпионатының финалы узачак. Быел ярышлар милли куркынычсызлыкны тәэмин итүгә һәм икеләтә билгеләнештәге технологияләрне файдалануга багышланган.

Россия Хөкүмәте Рәисе урынбасары Дмитрий Чернышенко билгеләп үткәнчә, Россия Президенты Владимир Путин илкүләм максат куйды - илебезнең технологик лидерлыгын  һәм казанышларын тәэмин итү. Ул стратегик мөһим тармакларга квалификацияле кадрлар килүне таләп итә.

Ярыш программасы 15 инновацион компетенция буенча оештырылачак.

Конкурс биремнәрен эшләүдә һәм төбәк этабындагы эшләрне бәяләүдә 194 индустриаль эксперт катнашты. Чемпионат финалына көллият һәм техникумнарның 119 студенты, шулай ук илнең 41 төбәгеннән 25 мәктәп укучысы узды.

Бөек Новгород Югары технологияләр чемпионатының финалын өченче тапкыр кабул итәчәк.

 

РФ Мәгариф министрлыгы матбугат хезмәте материаллары буенча

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International