11 сентябрьдә Казан шәһәре Яңа Савин районының 146 нчы «Ресурс» лицеенда туган (татар) тел һәм әдәбият укытучысы Айсылу Мөхәммәтова Россиядә туган телнең иң яхшы укытучылары бишлегендә булуы билгеле булды.
Айсылу Мөхәммәтова һәм башка финалистларга “Мастер-класс” һәм “Үсеш векторы” һәм башка конкурслар кысаларында үзләренең һөнәри осталыкларын күрсәтергә туры киләчәк.
Россия Федерациясе Мәгариф министрлыгы тарафыннан оештырылган әлеге чара Улан-Удэда (Бурятия Республикасы) уза.