Татарстан Республикасының яшь галимнәренең торак шартларын яхшыртуга грантлар бирүгә гаризалар кабул итү башланды. Инициатива "Яшьләр һәм балалар" илкүләм проекты кысаларында гамәлгә ашырыла.
Конкурста яше 35 тән дә артмаган, фәннәр кандидаты гыйльми дәрәҗәсе булган яисә 40 яшькә кадәр булган фән докторлары катнаша ала.
Гаризаны агымдагы елның 8 октябренә кадәр бирергә мөмкин, ә нәтиҗәләрне игълан итү 20 ноябрьдә булачак.
Конкурс турында тулырак мәгълүмат, гаризаның шартларын, формасын һәм документлар исемлеген дә кертеп, Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министрлыгы сайтында: https://minmol.tatarstan.ru/granti-na-uluchshenie-zhilishchnih-usloviy.htm.