Мәскәүдә мәктәп театрлары җитәкчеләренең Бөтенроссия форумы тәмамланды

2025 елның 11 сентябре, пәнҗешәмбе

6-9 сентябрьдә мәктәп театрлары җитәкчеләренең Бөтенроссия форумы узды. Анда илнең барлык төбәкләреннән тәрбия буенча 180 укытучы  һәм директор киңәшчеләре катнашты. Форум тәҗрибә алмашу, яңа идеяләр генерацияләү һәм һөнәри бергәлекне ныгыту мәйданчыгы булды.

Татарстан Республикасыннан форумда Мөхәммәтдикова Алинә Мөхәммәтнур кызы (Лаеш районының Орел мәктәбе директорының тәрбия буенча киңәшчесе), Хәйруллина Илмира Илфат кызы ( Әлмәт шәһренең 25 нче мәктәп директоры киңәшчесе) катнашты.

Катнашучылар өчен профессиональ режиссерлар-куючы төркеме мастер-класслар, иҗади остаханәләрдә эшләү һәм тәҗрибә уртаклашу оештырылды. Форумның төп темасы - Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгына багышланган спектакль күрсәтү.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International