2025 елда беренче тапкыр узган «Вдохновленные детством» бөтенроссия киносценарийлар конкурсы традициягә әвереләчәк, киләсе елда аның икенче сезоны узачак. Бу хакта РФ мәгариф министры Сергей Кравцов 11 сентябрьдә конкурс нәтиҗәләренә һәм Россиядә балалар кинематографының үсеш перспективаларына багышланган матбугат конференциясе барышында хәбәр итте.
Мәгариф һәм фән министрлыгы башлыгы шулай ук конкурсның үсеп килүче буында кызыксыну хисләре уятуын, 7 меңнән артык гариза бирелүен, шуңа күрә икенче сезонны уздыру турында карар кабул ителүен ассызыклады.
Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, һәр номинациядә җиңүчеләрнең исемнәре 26 һәм 27 августта Переделкино язучылар иҗаты йортында узган «Вдохновлые детством» фестивалендә билгеле булды. Илебез әдәбиятының күп кенә классикларын иҗатка илһамландырган урында конкурс финалистлары профессиональ киңәшләр һәм мөһим теләкләр алдылар.