Казанлыларга бушлай курсларда татар телен өйрәнергә тәкъдим итәләр

2025 елның 12 сентябре, җомга

Программа атнага бер тапкыр үткәреләчәк ике төркемгә исәпләнгән. Беренче төркем дүшәмбе көннәрендә 18:00 дән 20:00 гә кадәр шөгыльләнәчәк. Укытучысы «Туган тел һәм туган әдәбиятның иң яхшы укытучысы - 2024» бөтенроссия конкурсы призеры һәм республика кокурсы җиңүчесе Ләйлә Гарифҗанова - булачак.

Икенче төркем чәршәмбе көнне шул ук вакытта  шөгыльләнәчәк. Аны «Безнең яңа укытучы» гранты җиңүчесе, Казан мэры стипендиаты һәм берничә татар проекты авторы Гөлфия Габдуллаҗанова алып барачак.

Курсларга теләге булган һәркем языла ала. Моның өчен сылтама буенча анкета тутырырга кирәк. Төркемнәрдә урыннар саны чикләнгән.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International