Татарстанда беренче тапкыр көллият һәм техникумнар, өстәмә белем бирү учреждениеләренең яшь укытучылары һәм балалар бакчалары тәрбиячеләре ай саен 10 мең сум өстәмә акча ала башлаячак. Бу хакта “Татар-информ”га ТР мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин хәбәр итте.
«Педагоглар өчен яңа грантлар мәгариф системасында 1 сентябрьдән Татарстан Республикасы Рәисе карары белән барлыкка килде», - дип сөйләде Мәгариф һәм фән министрлыгы башлыгы.
Аның сүзләренә караганда, «Безнең яңа профессионал» грантын көллият һәм техникумнарның 100 яшь педагогы өчен каралган.
Ул «Безнең өстәмә белем бирүче яңа укытучы» грантына балалар белән түгәрәкләрдә һәм секцияләрдә шөгыльләнүче 80 педхезмәткәр дәгъва итә алачак, дип өстәде.