Татарстанда укытучылар торак өчен аренда компенсациясенә дәгъва итә алачак

2025 елның 12 сентябре, җомга

Татарстанда педагогик хезмәткәрләргә ярдәм итүнең яңа чарасын керттеләр - торак өчен аренда түләвен компенсацияләү. Аңа яше һәм эш стажы буенча чикләүләрсез конкурс сайлавы  узган  350 укытучы файдалана алачак. Бу хакта “Татар-информ”га ТР мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин хәбәр итте.

"Торак өчен тиешле аренда түләве күләмендә айлык түләү каралган, әмма аена 20 мең сумнан артык түгел", - диде Мәгариф һәм фән министрлыгы башлыгы.

Аның сүзләренә караганда, түләүләрне балалар бакчалары һәм мәктәпләр тәрбиячеләре, мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләре укытучылары алачак.

«Шул ук вакытта педагог һәм аның тормыш иптәше республиканың мәгариф оешмасы урнашкан муниципаль районында тораклы булырга тиеш түгел», - дип ассызыклады Һадиуллин.

Хәзер түләүләрне оештыру өчен норматив документлар әзерләнә. Гаризалар быел кабул ителә башлаячак.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International