Айсылу Мөхәммәтова - Россиядә туган тел укытучылары арасында иҗтимагый танылу лидеры

2025 елның 12 сентябре, җомга

Бүген, 12 сентябрьдә, “ Иң яхшы туган тел һәм әдәбият укытучысы” дигән абруйлы конкурс тәмамланды. Безнең республиканы Казанның  Савин районында урнашкан  146 нчы «Ресурс» лицееның татар теле һәм әдәбияты укытучысы Айсылу Мөхәммәтова  тәкъдим итте. Ул «Укытучылар арасында иҗтимагый танылу лидеры» номинациясендә җиңүче булды.

Исегезгә төшерәбез, Менделеевскидан “Яшь гений” 12 нче балалар бакчасы тәрбиячесе Айгөл Корбанова “Иң яхшы туган тел һәм әдәбият укытучысы” бөтенроссия һөнәри конкурсында “ Мәктәпкәчә яшьтәге балаларның туган телдә  сөйләмен үстерүнең иң яхшы практиклары ( тәрбиячесе)” номинациясендә илебезнең иң яхшы 15 укытучысы исемлегенә керде.

Укытучыларыбызны югары казанышлары белән чын күңелдән котлыйбыз һәм рәхмәт белдерәбез.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International