Татарстанда «Россия - минем офыклар» һөнәри юнәлеш буенча беренче Бөтенроссия форумының төбәк этабы узды

2025 елның 14 сентябре, якшәмбе

4 сентябрьдән башлап «Россия - минем офыклар» һөнәри юнәлеш буенча беренче Бөтенроссия форумы уза.

8 һәм 9 сентябрьдә укытучылар өчен белем бирү интенсивы узды, анда катнашучылар мәктәптә профориентация эшен оештыру тәҗрибәсе белән таныштылар, профориентация эшенең трендларын белделәр, спикерларга үзләрен кызыксындырган сорауларны бирделәр.

8-15 сентябрьдә төбәкләрдә мәктәп укучылары өчен бай программалар каралган.

Татарстанда региональ программа 10 сентябрьдә Питрәч районының Көек торак пунктындагы  «Алгоритм» технологик лицее базасында узды. Чара һөнәр фестивале форматында  үтте.  Анда республиканың гомумбелем бирү оешмаларының 250дән артык укучысы катнашты.

Алар һөнәри пробаларда, Татарстан Республикасы эш бирүчеләре, һөнәри белем бирү оешмалары һәм югары белем бирү учреждениеләре вәкилләреннән мастер-класслар һәм лекцияләрендә катнашты.

Чара кызыклы узды, катнашучылар бәяләвенчә, ул булачак һөнәрне сайлау өчен бик файдалы булган.

Чара фотолары белән сылтамалар аша танышырга мөмкин:

https://disk.yandex.ru/d/ZVUMuEje4V60Q

https://disk.yandex.ru/d/wcKBe-y6djnsZQ

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International