КФУ Татарстанның ике гранты буенча 283 млн сумга якын акча алачак

2025 елның 15 сентябре, дүшәмбе

Казан федераль университеты агымдагы елда 282,7 млн сумнан артык булган ике республика грантын алачак. Тиешле указга ТР Рәисе  Рөстәм Миңнеханов кул куйды.

Математика, табигый-фәнни һәм технологик профильләр фәннәрен тирәнтен өйрәнүче  башлангыч гомуми, төп гомуми, урта гомуми белем бирүне гамәлгә ашыручы мәгариф оешмаларына ярдәм итүгә юнәлтелгән грант күләме 250 млн 966,6 мең сум тәшкил итә.

Эшчәнлегенең төп төре мәктәпкәчә белем бирү программалары, мәктәпкәчә белем бирүнең җайлаштырылган программалары һәм өстәмә гомуми белем бирү программалары буенча белем бирү эшчәнлеге булган югары уку йортына ярдәм итүгә юнәлтелгән грант 31 млн 792,1 мең сумга тигез.

Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетына указны гамәлгә ашыруга бәйле чыгымнарны финанслауны тәэмин итү, грантларны максатчан файдалануны тикшереп торуны тәэмин итү һәм документны гамәлгә ашыру өчен кирәкле башка карарлар кабул итү йөкләнгән

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International