Гайсиннар династиясе галимнәргә ярдәм турында: «Татарстан үсәргә мөмкинлек бирә»

2025 елның 15 сентябре, дүшәмбе

Татарстан фәнни династияләрне үстерү  һәм фән өлкәсен ныгытуда яшь галимнәргә актив ярдәм итә.  Мондый фикерне «Мин яратам сине, Татарстан!» телемарафоны вакытында Гайсиннар гаиләсе вәкилләре әйттеләр. Аларның гомуми педагогик һәм фәнни стажы ике гасырдан артып китә. Эфирда алар үзләренең эшләре, белем бирү казанышлары һәм проектлары турында сөйләделәр.

КНИТУ-КАИ техник физика кафедрасы мөдире Алмаз Гайсин сөйләгәнчә, аның чит илгә укытырга китәргә мөмкинлеге булган, ләкин ул Татарстанда калырга карар кылган.

14 сентябрьдә Татарстанда Бердәм тавыш бирү көне узды. Республика халкы Татарстан Рәисен сайлады.

«ТНВ-Татарстан» һәм «ТНВ-Планета» телеканалларында 14 сәгатьлек «Мин яратам сине, Татарстан!» телемарафоны узды. Эфирда сайлау участокларыннан репортажлар күрсәттеләр. Студиядә экспертлар, артистлар ,  сәясәтчеләр чыгыш ясады

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International