Сөләй авылында яшәүче Дәминов-Вәлиәхмәтовлар династиясе сайлау участокларына милли костюмнар киеп килгәннәр.
Гаилә уникаль: династиянең гомуми педагогик стажы 450 елдан артып китә һәм дүрт буынны колачлый.
Династиягә нигез салучы Рабига Даминова (Еремеева). Аның кызлары, Лена һәм Лира Дәминовалар, әниләренең педагогик эшен дәвам иттерүчеләр. Ленаның тормыш иптәше Әнвәр Вәлиәхмәтов та гомерен мәктәпкә һәм балалар белән эшләүгә багышлаган.
Рәмзия Әнвәр кызы 40 елдан артык Яңа Кәшер авылында балалар бакчасы белән җитәкчелек итте. Гүзәлия Әнвәр кызы Сөләй урта мәктәбе директоры, ә Гөлнара Әнвәр кызы “Адымнар-Әлмәт” полилингваль гимназиясендә тарих һәм җәмгыять белеме укыта.