Түбән Кама районының Кызыл Чишмә бистәсендә “Әкият” балалар бакчасына капиталь ремонт төгәлләнде. Ачылу тантаналы шартларда узды.
Республика учреждениене яңартуга 90 миллион сумга якын акча бүлгән. 160 урынга исәпләнгән бакчада 125 бала тәрбияләнә.
Капремонт кысаларында бакчада түбә, тәрәзә һәм ишекләр алыштырылган, санитар челтәрләр ремонтланган, фасад һәм идәннәр җылытылган, инженерлык челтәрләре яңартылган.