Innopolis Open халыкара ярышлары 7-11 сыйныф укучылары өчен берничә этапта узачак. Сайлап алу турлары онлайн узачак, ә финаллар - 2026 елның февраль-март айларында Россия ИТ-югары уку йорты мәйданчыгында. Оештыручы - Иннополис университеты.
Innopolis Open җиңүчеләре һәм призерлары Иннополис Университетына һәм Россиянең башка югары уку йортларына бакалавриат һәм специалитет программаларына керү сынауларыннан башка гына керә алачак. Җиңүче дипломы техник югары уку йортларына кергәндә өстәмә рәвештә БДИга 10 балл өстәргә ярдәм итәчәк.
Innopolis Open Халыкара ярышларын үткәрү «Яшьләр һәм балалар» илкүләм проектының максатларына һәм бурычларына туры килә һәм укучыларның талантларын үстерү һәм хыялларын тормышка ашыру өчен мөмкинлекләр тудыруга юнәлдерелгән.