Яр Чаллы дәүләт педагогика университеты студентлары - "Студентлар стартабы -2025" конкурсы җиңүче

2025 елның 16 сентябре, сишәмбе

Алар  "Студентлар стартабы -2025" конкурсында җиңүчеләр һәм  үзләренең бизнес-проектларын тормышка ашыруга тотылачак 1 миллион сумлык грант ияләре.

Яр Чаллы дәүләт педагогика университетының студент-дизайнерлары Лиана Созинова, Рәсүл Насыйпов һәм магистратурада укучы Ильмира Фазылҗанова әлеге бәхетле кешеләр арасында. Лиана һәм Рәсүл "Дорисуй и раскрсь" интерактив проектын эшләгәннәр. Ильмира  исә  сулагай башлангыч сыйныф укучылары  өчен  язу дәфтәре эшләгән.

Грант ияләре,  остазлары Светлана Владимировна Большаковага һәм Аэлита Марат кызы Сафинага олы рәхмәтен белдерәләр. Шулай ук югары уку йортының  өлкән фәнни хезмәткәре Рөстәм Мирзанур улы Галиевка да рәхмәт сүзләре җиткерәләр.

 

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International