Бүген яңа чакырылыш Питрәч районы Советының беренче утырышы булды.
Көн тәртибенең төп мәсьәләсе район башлыгын сайлау булды. Утырышта Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министры Һадиуллин Илсур катнашты. Шулай ук, җиденче чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутатлары, Совет депутатлары, оешма, учреждение җитәкчеләре һәм район җәмәгатьчелеге вәкилләре дә катнашты.
Яшерен тавыш бирү нәтиҗәләре буенча депутатлар бертавыштан Сөләйманов Раисны башлык итеп сайладылар.